Чын татар егетләре
Бүген, 25нче март, «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Татар егете»-2021 регионкүләм проектының йомгаклау туры узды!
Финалга узган Татарстанның төрле төбәкләреннән 10 егет интеллектуаль ярышта, иҗади чыгыш осталыгында, кул көрәше — армрестлингта — сынаштылар.
Номинация җиңүчеләре:
1) «Иң оста шигырь сөйләүче егет» — Юнысов Вилдан;
2) «Иң көчле егет» — Хәйбуллин Габдулла;
3) «Уңган егет» — Асадуллаев Руслан;
4) «Милли җанлы егет» — Хәйретдинов Нияз;
5) «Зирәк егет» — Гатиятов Дамир;
6) «Иң оста җырлаучы егет» — Мөхәммәтҗанов Илназ;
7) «Шаян егет» — Әшрәпов Таһир;
8) «Сөйкемле егет» — Минаев Айназ;
9) «Тапкыр егет» — Муллахмәтов Дәниф;
10) «Иң талантлы егет» — Сайфуллин Данил.
Жюри әгъзаларына абсолют җиңүчене билгеләү бик авыр булды, ләкин кайнар бәхәсләрдән соң аның исеме дә билгеле.
«ТАТАР ЕГЕТЕ»-2021 ИСЕМЕ ИЯСЕ — Мөхәммәтҗанов Илназ!
Катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз һәм казыйларга, проект дусларына зур рәхмәтебезне белдерәбез!❤